«Islam in Europe» сайты хәбәр итүенчә, Голландиянең Венрай шәһәрендә чучкага һәйкәл куелган. Бу вакыйга шәһәр халкы арасында зур шау-шу куптарган. Берәүләр монда бер дә гайре табигый хәл юк, дип санаса. Вернайда яшәүче мөселманнар шәһәрдә чучкага һәйкәл куелуны ислам динен мыскыллау итеп кабул иткән.
Венрай муниципаль советы әгъзасы, мөселман әйдап баручысы Хәйретдин Унувар исламда дуңгызның нәҗес исәпләнүен искә төшергән. Мөселманнар исә һәйкәлне алуны таләп итә.
Һәйкәлне ясаган скульптор мөселманнарны кимсетергә теләмәвен, ә һәйкәлнең Венрайда киң үсеш алган терлек үстерүгә багышланганын әйткән.