Рязань өлкәсе Сасовский районы Бастан авылында яңа мәчет ачылды. Элек бу авылда ике мәчет булган. Аскы мәчет сакланып калган. Өске мәчет исә Совет чорында җимерелгән. Шул мәчет урынында хәзер яңа иман йорты балкып тора.
Мәчетне төзү чыгымнарын үз өстенә бүген Уфада яшәүче Фатиха Нагаева алган. Ул Бастан авылында яшәүче әбисенә җимерелгән Өске мәчетне төзекләнедерергә һәм авылдашларына тапшырырга сүз биргән булган, дип хәбәр итә www.muslim-cfo.ru
Ачылу тантанасында Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшит Булгаеев: «Коръәндәге беренче сурә «Әл-Фатиха» - тәрҗемәдә «ачучы» - дип атала. Безнең Фатиха апа да бүген «ачучы», - дип белдерде.
Мәчет төзелешенә ярдәмне җирле хакимият һәм авыл халкы да күрсәткән.