Согуд Гарәбстаны массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы быел Хаҗ сәфәренә баручылар монорельслы тимер юлдан файдалана алачак, дип хәбәр итә.
Гомуми озынлыгы 18 чакрым булган әлеге тимер юл Мәккә, Мина, Гарәфә тавы һәм Мөздәлифә җирлекләрендәге изге урыннарны үзара тоташтырачак. Маршрут дәвамында 9 тукталыш булачак.
Әмма яңа юл 2011 елда үтәчәк Хаҗ вакытында гына тулы көченә эшли башлаячак, дип белдерә Согуд Гарәпстаны җитәкчелеге. Ул вакытта Мәккә белән Мөздәлифә арасында 30 яшел поезд йөрер, алар сәгатенә 70 мең пассажир йөртер, дип фаразлана.