17 июньдә Рөссия мөфтиләр Советы Рәисе Равил Гайнетдин журналистлар белән очраша.
Очрашу вакытында ул массакүләм мәгълүмат чараларына Кыргызстандагы канлы бәрелешләр турында үз фикерен белдерәчәк. Әлеге чыгыш Россия мөселманнарының бу вакыйгаларга карата мөнәсәбәтен ачыклар, дип көтелә.
Р.Гайнетдин журналистлар белән очрашу вакытында Кыргызстан һәм Үзбәкстанда яшәүче тугандаш мөселман халыкларына да мөрәҗәгать итәчәк.
Очрашу барышында шулай ук мөселманнарның бердәм дини оешмасын төзү, экстремистлыкка каршы көрәш, диннәр дуслыгы, террорчылык турында да сөйләшенәчәк.