Россия Таҗикстаннан киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүгә чикләүләрне бетерде. Бу турыда Роспотребнадзор җитәкчесе, баш санитар табиб Геннадий Онищенко хәбәр итә.
Таҗикстаннан киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүне тыючы закон баелның маенда кабул ителгән иде. Моның сәбәбе - Таҗикстанда полиомиелит авыруы киң таралу белән аңлатылды. Киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвек өстәмә чистартылмыйча гына кулланыла. Шуңа күрә ул Россия халкы өчен куркыныч булырга мөмкин, дип белдерде ул вакытта Роспотребнадзор җитәкчесе.
Бу тыюлардан тыш, Таҗикстаннан Россиягә килүче очкычларда һәм поездларда да санитар тикшеренү үткәрелергә тиеш, дигән карар кабул ителде. Шуңа өстәп, Таҗикстаннан Россия территориясенә 6 яшькә кадәрге балаларны да кертү тыелды.
Онищенко «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгына: «Алга таба әлеге чикләүләр дә бетерелергә мөмкин», - дип белдерде.