Норвегия мәхкәмәләрендә судьяларга дини киемнән дә суд эшен алып бару рөхсәт ителгән. Ләкин бу очракта ике як та судьяның мондый киемнән утыруына каршы булмаска тиеш. Каршы булган очракта, эшне башка судья караячак.
Моңа кадәр Милли суд хакимияте суд вакытында дини киемнән утыруны тыярга теләгән иде. Әмма мондый тыюга каршы булган оешмаларның фикерен тыңлаганнан соң, Милли суд хакимияте әлеге чикләүне кертмәскә булган.
Норвегиядә хиҗаб кию мәсәләсендә шактый бәхәсләр булган иде. Мисал өчен, Норвегия полициясендә хатын-кызларга хиҗаб кию рөхсәт ителде. Ул униформаның бер өлеше буларак кабул ителде. Хәзер менә судьялар да мәхкәмә эшен хиҗабтан алып бара ала. Әмма бу уңайдан бәхәсләр әле һаман да дәвам итә.