16-17 июньдә Казанда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «International Forum on Promoting Healthy Lifestyles. Kazan - 2010» дип аталган Халыкара форум оештырыла.
Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм онкология буенча Россия-Америка альянсы белән берлектә үткәрә. Форум эшендә Росия Медицина фәннәре академигы, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Герасименко, Бөтендөнья сәламәтлек саклау берләшмәсенең Россия Федерациясендәге Вәкиле Луиджи Миглиорини, яман шеш буенча Милли институт халыкара бүлеге директоры Джо Харфорд, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы вәкилләре, башка кунаклар катнашыр дип көтелә.
Форумда эчкечелек, тәмәке тарту, юл хәрәкәте иминлеге, онкология, наркомания һәм башка мәсьәләләр каралачак.