Испаниянең Барселона шәһәрендә пәрәнҗә, никаб кебек мөселман киемнәреннән йөрүне тыйганнар. Моны алар кешенең шәхесен ачыклауга комачаулый торган фактор буларак билгели.
Закон буенча пәрәнҗәне китапханә, базар кебек җәмәгать урыннарында кияргә ярамый. Шуңа да Барселона урамнарында әлегә җәрәнҗәдән дә, никабтан да йөрергә мөмкин.
Барселона мэры Жоржи Эреу озак вакыт мондый тыюны гамәлгә кертмичә торган иде. Закон кабул ителгәч тә ул аның дини характерда булмавын, шәхесне ачыкларга комачаулый торган барлык киемнәргә дә кагылуын искәртеп үтте. Испаниядә мөселманнар саны 1,4 миллионга якын. Алар барлык халыкның 3 процентын тәшкил итә.
Моңа кадәр шушындый ук чикләүләр Италия һәм Бельгиядә дә кабул ителгән иде.