25 июльдә Казан федераль университетында (КДУ) «Татарстанда дини күптөрлелек - шансмы, проблемамы?» дип аталган «түгәрәк өстәл» артында бәхәс оештырыла. Ул 16.30 сәгвтьтән 18.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Бәхәстә Православие рухи семинариясе проректоры Сергей Кузьмин, ТР мөселманнар Диния нәзарәте вәкиле Әхмәт Халиков, Рим-Католик чиркәве җитәкчесе Диогенес Уркиза, Россия ислам иституты ректоры Рафик Мөхәммәтшин катнаша. Бәхәсне Казан университетының дин белеме кафедрасы доценты Александр Токранов алып бара.
Бәхәстә барлык теләүчеләр дә катнаша ала.