Мәскәүдәге Көнчыгыш музее соңгы 20 ел дәвамында 18 мең яңа экспонатка баеган. Алар арасында иң кызыклы 5 меңе «Туплау традицияләрен дәвам итеп...» дип аталган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 15 июньдә ачылачак.
Экспозиция 10 бүлектән тора. Алар арасында Борынгы Шәрыкъ сәнгатен, борынгы Урта Азия сәнгатен, Кавказ, Ерак Көнчыгыш сәнгатен тәкъдим иткәннәре дә бар.
Тарихи экспонатларның күбесе археологик экспедицияләр вакытында табылган. Шулай ук аерым шәхесләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, чит ил кунаклары бүләк иткәннәре дә байтак. Аларның барысын да уртак тема берләштерә: мөселман халыклары сәнгать әсәрләре булуы, дип хәбәр итә IslamRF.Ru