1 июльдән Казан ислам көллиятендә малайлар өчен җәйге ял лагере эшли башлый. Анда 10-15 яшьлек балалар ял итә ала. Лагерь тәүлек буе эшләмәячәк. Балалар анда иртәдән кичкә кадәр ял итәр, ә йокларга өйләренә кайтырлар, дип планлаштырыла.
Ял итүчеләр өчен лагерьда дин дәресләре, шәһәр буенча төрле экскурсияләр, спорт ярышлары үткәрү каралган. Шулай ук төрле бәйге-конкурслар үткәрү дә планлаштырыла.
Лагерь 14 июльгә кадәр эшләячәк.