«Яңа гасыр» телеканалында бу айда берничә яңа программа тәкъдим ителә. «Актуаль ислам» («Актуальный ислам») тапшыруы - премьераларның берсе һәм ул агарту-мәгълүмат бирүне максат итә.
Аның беренчесе 18 июнь көнне иртәнге 7сәгать 45 минутта башланачак. Тапшыру рус телендә. «Яңа гасыр» телеканалындаа җомга көннәрендә әлеге тапшыру аша шәригать кануннары, дини традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында шактый киң мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Телевизор караучылар мөселман хатын-кызларының ни сәбәпле хиҗабка туры китереп киенүләре, балага ислам буенча исем бирелү, мөселманча исәнләшүгә нинди мәгънә салынган һ.б. күптөрле сорауларга җавап таба алачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Тапшыруны Россия ислам университеты проректоры Рөстәм Батыров алып барачак.