«Faith Matters» иҗтимагый оешмасы Бөекбританиядәге хатын-кыз оешмалары белән берлектә мөслимәләр арасында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәсендә хатын-кызлар өчен уңайлы булган 100 мәчет ачыкланган. Уңайлыкны билгеләгәндә хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәсе булу-булмау, туташлар һәм ханымнар өчен төрле чаралар, дәресләр үткәрү-үткәрелмәү, дини белемле мөслимәнең булу-булмавы исәпкә алынган.
Исемлектә беренче урынны Көнчыгыш Лондондагы «Джамаат Таблиг уль-Ислам» мәчете алган. Шулай ук исемлеккә 800 кешегә исәпләнгән, хатын-кызлар өчен уңайлы намаз уку залы булган Брэдфордтагы мәчет, сабыйлар өчен балалар бакчасы һәм кызлар өчен үсмерләр клубы булган Ноттингхэмдагы «Кәримия» үзәге, Бирмингемдагы «Грин Лейн» мәчете, Болтондагы «Фарнворт» мәчете дә кертелгән.
«BBC» хәбәр итүенчә, сораштыруда Бөекбританиядә яшәүче 800дән артык мөслимә катнашкан. Алар 500 мәчет арасында иң ошаганын сайлап алганнар.