Көньяк Африка Республикасында үтүче футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында «Ислам кыйммәтләре белән танышу» дип аталган күргәзмә үтәчәк.
Әлеге күргәзмәне Мөселман яшьләренең бөтендөнья Лигасы оештыра.
Naseej сайты хәбәр итүенчә, күргзмәтнең төп максаты - футбол чемпионатына килүчеләрне ислам дине белән таныштыру. Шуңа күрә аны спорт корылмалары белән янәшә үк оештыру күздә тотыла.
Күргәзмәгә килүчеләр Кәгъбәтулланың, Мөхәммәд (с.г.в.) мәчетенең, Әл-Акса мәчетенең мактларын күрә, ислам турындагы мәгълүмат яздырылган CD дисклар сатып ала алачак.