Элеккеге Югославиядәге хәлләр уңаеннан Халыкара трибунал судьялары Босния серблары эше буенча карар кабул итте. Җиде серб офицеры Босния мөселманнарына каршы геноцид оештыруда гаепле дип табылды. Алар 5 елдан алып гомерлеккә кадәр ирекләреннән мәхрүм ителделәр.
1995 елда Сребреницада булган вакыйгалар мөселманнарга каршы геноцид булган, дип нәтиҗә ясады суд. Исегезгә төшерәбез, 1995 елның 11 июлендә хәрбиләр әлеге шәһәрне камап алалар да, анда яшәгән 7000 мөселман ир-атын үтерәләр. Әлеге гамәл Босниядә яшәүче мөселманнарның тамырына балта чабу өчен эшләнә.
Әлеге вакыйгага турыдан-туры катнашы булган армиянең Дрин корпусы куркынычсызлык хезмәте башлыгы полковник Вуядин Попович һәм армиянең Төп штабы куркынычсызлык хезмәте башлыгы полковник Любиша Беара гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителде. Аларның гаепләре тулысынча расланды.
Әлеге суд эше Гаагада 2006 елда ук башланган иде. Суд тыңлаулары 425 көн дәвам итте, судта 315 шаһит чыгыш ясады, судьялар карамагына 5,3 мең дәлил тәкъдим ителде.