Бөекбритания принцы Чарльз табигатьне саклаганда ислам дине таләпләре буенча эш итәргә киңәш бирде. Оксфордтагы исламны өйрәнү үзәгендә ясаган чыгышында принц ислам дине белән таныш булуын, аның төп шартларын белүен исбатлады.
Үзенең чыгышы вакытында принц Коръән белән танышуы турында да сөйләп үтте. «Коръәндә кеше белән табигать арасында бүленеш булмаска тиеш, диелә. Ислам һәрвакыт табигатькә сакчыл карарга өйрәтте. Моңа игътибар итмәү Аллаһы Тәгаләне тыңламау булып чыга инде» - диде ул.
Сүз уңаеннан, Оксфордтагы Исламны өйрәнү үзәге быел 25 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге оешманы принц Чарльз үз канаты астына алган.