ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кремльдә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы Реза Багбан Кондори белән очрашуында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде.
Президент Генераль Консулны сәламләп, Иранда берничә тапкыр булуын һәм анда күрсәтелгән кунакчыллыкны билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан һәм Иран Республикаларын озак вакытлы, тотрыклы мөнәсәбәтләр бәйли. Ул ике як өчен файдалы хезмәттәшлек алга таба дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».