Шушы көннәрдә Мәскәүнең «Крокус-ЭКСПО» күргәзмә үзәгендә «Moscow Halal Expo 2010» I Халыкара хәләл күргәзмә булды. Чараны оештыру фикере белән Россия Мөфтиләр советы чыккан иде.
Күргәзмәдә хәләл продукция җитештерүче 62 компания катнашты. Алар арасында Россиядән генә түгел, ә Палестина, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Белоруссия кебек чит илдән килүче җитештерүчеләр дә бар иде. Татарстанны күргәзмәдә «Пестречинка» ҖЧШ, «Чаллы — Бройлер» ҖЧШ һәм «Шәмәрдән ит комбинаты» ААҖ предприятиеләре тәкъдим итте. Күргәзмәдә хәләл продукция, көнкүреш товарлары, мөселманнар өчен кием-салым җитештерүче оешмалар катнашты. Шулай ук биредә туристлык, мәгариф, финанс өлкәсендә тәкъдим ителгән хезмәтләр турында да мәгълүмат алырга мөмкин иде.
Күргәзмәне карарга, мөселман җитештерүчеләре белән танышырга 2000 кеше килгән. Алар арасында дәүләт эшлеклеләре, чит ил кунаклары да бар иде. Күргәзмә эшкуарлар өчен дә яңа мөмкинлекләр ачты: эре җитештерүчеләр арасында күп кенә килешүләр төзелде.
Чара кысаларында «Ислам финансларның Россиядә үсеше» темасына Халыкара конференция, «Россиядә һәм дөньяда хәләл индустрия» дип аталган Халыкара форум, проектлар тәкъдим итү, мөселман киеме коллекцияләре күрсәтү булды. Программаның эшлекле өлешендә 200дән артык эшкуар, оешма вәкилләре катнашты. Алар арасында Россия, Бөекбритания, Германия, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәпстаны, Палестина, Малайзия, Индонезия, Люксембург, Казахстан һәм Белоруссия вәкилләре катнашты. Эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәсендә мөселманнар өчен актуаль сорауларга җавап эзләнде, төрле килешүләр төзелде. Шулай ук төрле белем бирү программаларын үстерү, хәләл продукция сертификацияләүне камилләштерү турында да фикер алышулар үткәрелде.