Чечен Республикасы хокук сакчылары чаң суга: үткән атнада Грозный шәһәрендә берничә кызны пейнтбол уйнау коралы ярдәмендә буяуга «коендырганнар». Моны кем эшләве билгеле түгел. Әмма буяуга коенган барлык кызлар да яулыксыз булуы мәгълүм.
Республиканың хокук саклау органнары бу уңайдан бернинди дә аңлатма бирми. Чөнки зыян күрүче кызлар милициягә мөрәҗәгать итмәгән.
«Бу вакыйга турында сүзләр йөрсә дә, безгә кызлардан бернинди дә шикаятьләр кабул ителмәде. Ә имеш-мимешләргә нигезләнеп кенә җинаять эше ачып булмый», - дип белдергән Республиканың хокук саклау органнары хезмәткәрләре.