ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмәсендә Ислам динен кабул итү көнен истәлекле даталар исемлегенә кертү инициативасы Дәүләт Советында кабул ителгән һәм федераль үзәктә фикер алышуга чыгарыла, дип белдерде. Татарстан депутатларының тәкъдиме федераль дәрәҗәдә хуплау тапмаган очракта да, Республика парламенты Татарстандагы истәлекле даталар календарена Ислам динен кабул итү көнен кертү турында карар кабул итә ала.
Билгеле булганча, Ислам дине Идел буе болгарлары тарафыннан 922 елда кабул ителгән һәм бу тарихыбыз өчен зур әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта Россиядә ислам динен 20 миллионнан артык кеше тота.
Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, Ислам динен кабул итү көне кебек истәлекле дата татарстанлылар календаренда тиз арада барлыкка киләчәк.