27 июньдә Ислам эшкуарлыгы һәм финанслары буенча II Халыкара Саммит кысаларында иганәчелек турында «түгәрәк өстәл» сөйләшүе көтелә. Әлеге чараны оештыру фикере белән Ислам эшкурлыгын һәм финансларын үстерү фонды (IBFD-Foundation) белән Бөтендөнья мөселман иганәчеләре конгрессы чыккан. «Түгәрәк өстәл» артында сөйләшүнең темасы «Россия җәмгыятендә мөселман иганәчелеге: проблемалар һәм киләчәк» дип атала.
Әлеге сөйләшүдә танылган эшкуарлар, фонд җитәкчеләре, эре фирма, оешма директорлары, хәйрия оешмалары вәкилләре катнашыр, дип көтелә.
Чараның максаты – иганәчелек эшен активлаштыру, мөселман эшкуарларын хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү.