Талгать Таҗетдин

Бу инсан хакында, аның тирәсендә төрле имеш-мимеш күп йөри. Ләкин бер әйбер бәхессез: Талгать Таҗетдин – шәхес, ул бер вакытта да дәлилсез сүз әйтмәс, аның

БӘЙЛЕ
2010 Июн 09

Бу инсан хакында, аның тирәсендә төрле имеш-мимеш күп йөри. Ләкин бер әйбер бәхессез: Талгать Таҗетдин – шәхес, ул бер вакытта да дәлилсез сүз әйтмәс, аның дәлилләре бу чордагы вакыйгага туры киләме, юкмы – монысы икенче мәсьәлә булып, фикер төрлелеге уяту гайре табигый әйбер түгел.

Бу кеше белән беренче танышуым “Мәрҗани” мәчетендә булды, 1988 ел иде. Талгать Таҗетдин килә дигән хәбәр ишетелгәч, мәчет тормышы үзенең салмак агуыннан туктап, дулкынланып, ниндидер әле сүнеп бетмәгән бер дәһшәти көч сизгәндәй булды.

Миңа катнашырга дип әйтелмәсә дә, шул мәҗлестә булырга туры килде. Анда күп кенә дини, административ мәсьәләләр кертелде. Мин ул әйберләрдән хәбәрдар булмагач, истә калмаган. Ләкин ике вакыйга – ике мәсәлә күңелемә уелып калды.

Олы яштәге бер абый килде мөфти янына. Үзе белән таныштырды. Яшел Үзән шәһәре ягыннан икән. “Мөфти хәзрәтләре, мин Сезгә үземнең кечкенә генә китабымны җибәргән идем, шәт, Сезгә килеп җиткәндер, фикерегезне белергә килдем,” – диде ул.

- Нинди китап ул, абый? Исемә төшереп китсән иде.

- Мин Коръәнне тәрҗемә иткән идем.

Шул вакытта Талгать Таҗетдин, абыйга олы хөрмәт вә ләкин хакимдар күзе белән туры карап: “Әйе, укыдым, агай. Сиңа берничә соравым бар. Абый синең дини белемең бармы?” – диде.

- Юк шул, улым.

- Абый, син гарәп теле беләсеңме?

- Юк шул, улым.

- Абый, ә син ничек тәрҗемә иттең соң Коръәни-Каримне?

- Менә улым, урысчадан, төрекчәдән алып тәрҗемә иттем.

Талгать Таҗетдин, бул олы кешегә хөрмәт белән, йомшак итеп: “Абый, менә минем дини белемен дә бар, инде гарәпчә дә беләм. Вә ләкин мин Коръәни-Кәримне – Аллаһының сүзен тәрҗемә итүне үз өстемә алырга куркам. Ә син ничек курыкмадың?” – дигән сорау бирде. Залда озын тынлык пәйда булды. Бүгенге көндә дә бу тынлыкны күпләр ишетсә иде. Коръәни-Кәримне тәрҗемә итү әкият язу түгел ул.

Ул вакытта “Мәрҗани” мәчете һәм, гомумән, мәчетләр бик “тырышып” хәйрия эше белән шөгыльләнә иделәр. Ялгышмасам, 18 оешмага “ирекле” рәвештә акча күчерә иде мәчет. Хәтта бөтен Советлар Союзында хезмәткәр 8% салым түләгәндә, без, мәчет хезмәткәрләре, 40% салым түли идек. 140 сум эш хакының 40%ын.

Шул мәҗлестә тагын бер истә калган вакыйга.

Бер хатын килде Талгать хәзрәт янына. Ул хатын балалар йортыннан булган, ярдәм сорады, ул вакытта мәчеттә акча бар, хәзер, мин әйтәм, Талгать хәзрәт юмартлык, кеше күңеллелек үрнәге күрсәтә дип уйладым.

Талгать Таҗетдин: “Бер тиен дә бирмим мин сезгә, – дигәч, аяз көндә яшен суккан кебек булды. - Әйе, бер тиен дә бирмим: диннең, исламның бурычы аның тишек ыштанга ямау салу түгел. Сез ятимнәрне тудыргансыз, йә булмаса кирәк-кирәкмәс сугышларда ятим балалар ишәйтәсез дә, аннары аларны ничек тәрбияләргә белмисез, ә аларны ашатырга кирәк икәнен без дә беләбез. Ләкин иң әүвәл җәмгыятне, соңыннан шул балаларны ничек тәрбия итәргә икәнен ник сорамыйсыз, ник киңәшмисез?

Ул сәдака акчалары динебезне үстерергә дип биргән халкыбызны әманәте, ул әманәт матди түгел, рухи көчкә ия.

Хәергә калган дәүләт, дәүләт түгел”, - диде.

 

1989 ел. Рус православие чиркәве зурлап русларның чукындырылганнарына 1000 еллыкны билгеләп үттеләр. Моны СССР күләмендә олы әһәмияткә ия вакыйга итеп күрсәттеләр, хәтта Казанда да бу мөһим бер чор итеп күрсәтелеп, бер якта мәҗлес, икенче якта шайтан туена әйләнде. СССРда һәм, гомүмән, Россиядә 2 тарих бар: берсе – китап битләрендә, икенчесе – халык күңелендә, хәтерендә.

1990 ел килеп җитте. Талгать Таҗетдин Казанда безне җыеп, август аенда Уфа Диния нәзарәте оешуга 100 еллыгын билгеләп үтеләчәген игълан итте.

Диния нәзарәте хакында күп бәхәсләр әле бүген дә бара. Берәүләр Диния нәзарәтен татар халкы өчен файдасы, икенчеләр зыяны хакында фикерләр әйтә, ике як та дәлилләр, мисаллар китерә.

Ләкин бер әйбер хак. Рус хөкүмәте Диния нәзарәтен булдырырга рөхсәт итүе, аның мөселманнарга кертүе – мөнәсәбәте үзгәрүгә нигезләмәгән. Бу татар халкының гасылар буе алып барылган җиһад нәтиҗәсе. Диния нәзарәтен танымау, ул төзелгәннән соң, мәчетләр мәдрәсәләр төзелүен – ислам динен танымау ул.

Ә җитешмәгән якларыбыз, әлеге дә баягы, татарның таркалуы сәбәпле. Бу хәл элек тә булган, хәзер дә ярылып ята.

“Аллаһы боерса”, - дип дәвам итте Талгать Таҗетдин сүзен, - бер үк вакытта Болгар бабаларыбызның ирекле рәвештә ислам динен кабул итеп, аны дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрергә - бөтен дөньяга танытуларын 1100 еллыгын да бәйрәм итеп үтәрбез. Төптән аңлаган кешеләрнең күзләре яшьләнде, бу иң мөһим мәсьәлә булып, шул заманга яраклаштырып, җайлаштырып кына көн тәртибенең икенче мәсьәләсе итеп куелса да төп максат икәнен бөтенебез аңлый иде.

Моны без дә, ятлар да яхшы төшенде, ләкин биредә тагын бер четерекле як бар икәнен күп укучылар аңлагандыр, миндә бу мәсьәлә аңлашылмаучылык хисе тудырды. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләтендә ислам дәүләт дине буларак, 922 елда кабул ителә. Шулай булгач, 1990 елда берничек тә 1100 ел була алмый. Бу мәсьәләне аңлату өчен мин Талгать Таҗетдинга сорау бирдем, ул хәйләкәр генә елмайды да: “Кояш календаре белән булмаса, һиҗри, ягъни ай календаре белән була ул,” – диде.

Шул бәйрәмнәргә багышлап китаплар бастырылды. Моңарчы Коръәнне фотога төшереп, шуларны китап итеп төпләп өйрәнгән булсак, инде яхшы фин кәгазендә Казан басмасында Коръән бастырылды. “Җәвамигуль кәлим шәрхе Гыйбадәте исламия” китаплары нәшрият ителде. СССРның Европа һәм Себер өлеше мөселманнары шул зур бәйрәмгә юл тотты.

Хөрмәтле укучым, әгәр дә син бу бәйрәм хөкүмәт тарафыннан хуплап каршы алынган дип уйласаң, нык ялгашасың.

Мин Татарстанда, Казан, Болагарда бу бәйрәмне үткәрү буенча җаваплы кеше идем, һәм ачык әйтә алам: хөкүмәт башта бу бәйрәмне үткәрмәс өчен бөтен явызлыгын эшләде. Монда, беренче чыратта, Ленинградта Талгать Таҗетдинның ачулануын әйтеп үтәсе килә. Финнар беләр китап бастыру турында сөйләшүгә килгән җиреннән ул вокзалда юкка чыга, никтер электричкада бөтенләй башка якка барган хәлдә аңына килә. Без Казанда бәйрәм булачагы хакында элгән игъланнар нигәдер икенче көнне җыеп алынган була.

Бәйрәмнең режиссеры итеп Лубковский исемле кеше билгеләнде, инде май ае килеп җитте, Луковскийны тавып булмый, сценарийның планы юк, тырыша торгач, таптым мин моны, “Мода Лик” дигән җирдә манекенщицаларны йөрергә өйрәтә бу. “Әй эшлибез аны, минем бөтенесе әзер, бар, ДК “Химиков”ны сөйләшеп кил, шунда үткәрәбез,” – ди. Ярар, килешүне төзедем, инде киттем Химиклар клубы җитәкчеләре белән килешү төзергә. Луковский юкка чыкты, шуннан боегып кына “Мәрҗани” мәчетенә кайтып барганда Дамир Сираҗиевны очраттым. Сәлам бирештек, сүз-ара сүз чыгып, әйдә мин әйтәм, Дамир дус, алын әле бу эшкә, куй әле шул бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә”, - дим. Әлхәмдүлилләһ, Дамир Сираҗиев шуны гына көткәндәй, ризалыгын бирде.

Мин исә эш күрсәткәндәй, әй рәхмәт дип, аңа мин инде зал турында сөйләштем Химиклар мәдәният сарае белән килешү дә төзеп кайтканымны Дамир кырыс кына: “Мин Химиклар сараенда бәйрәм итмим”, - дип кырт кисте. Аннары ул: “Үзең уйлап кара, Химиклар сараена 100 кеше сыя, залга 300 кешене хөкүмәттән, 300 кешене КГБдан  тутырачаклар, халык автобус белән үткән кунакларны карап калачак. Мин бәйрәмне сарайда түгел, стадионда халык өчен үткәрсәм үткәрәм инде”, - диде. Менә бу шәхес, менә бу татар, менә бу режиссер!

“Бөтенесе яхшы, Дамир, бөтенесе килешенгән. Мәсхүдә музыка яза, Асадуллин җырлый, тик бер нәрсәм генә - режиссер һәм акчам юк”, - дим аңа.

Талгать Таҗетдин кайтып Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасына режиссер Илдар Хәйруллинга мөфтияттән таң идиолог. Вәлиулла хәзрәт 1000 кешене кертергә дигән фәрман биргән һәм ул кеше шуның белән риза булып йөри. Соң мин әйтәм, мәчетнең эченә генә дә 2500 кеше сыя бит урамга тагы 5000 кимендә сыя. Вәлиулла моны шулай куштылар ди, ә Илдарга исә “халтура” кулдан китмәсен, ни дисәң дә акча бит.

Шуннан Дамир үзенең фикерләре белән уртаклаша башлады, Аллаһының рәхмәте, шул вакытта коеп җәйге яңгыр яварга тотынды, без әле озак кына яңгыр астында сөйләшеп торганнан соң, Дамир чалбар балакларын сызганып, яланаяк үз юлы белән, мин үз юлым белән китеп бардым, чөнки иртәгесе көнебез тоташкатлаулы булуга иманыбыз камил иде.

Икенче көнне барып, стадион җитәкчесе белән сөйләшеп кайттык, бәхеткә, анда Дамирның дусты директор булып эшли иде. Мәсхүдә Шумсетдинова белән Альберт Асадуллиннан эшнең барышы турында хәбәр алдык. Дамир сценарий язарга утырды.

Ләкин өченче көнгә мәхшәр башланды. Өстән стадионны бирмәскә дигән әмер төшкән. Дамир үзенең бөтен танышлары, дәрәҗәсе белән өлкә комитеты “бозын” кузгата алмады. Кичкә ниндидер өмет чаткысы кабына, иртәнгә аны сүндереп куялар. Шуннан без обкомның беренче секретаре Усмановның тиздән язучылар берлегендә каләм ияләре белән очрашачагын белдек. Язучылар белән элемтәгә кердек. Дамир Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова белән сөйләште һәм очрашу барышында бу мәсьәлә дә күтәрелде.

Татар язучылары, Аллаһының рәхмәте булсын, Усмановның авызыннан стадионда ислам диненең 1100 еллыгын үткәрергә рөхсәт сүзен алдылар. Боз кузгалды, инде аның эремәскә ышанычы бар иде.

Дамир Мәскәүдән Алла Пуачева театрыннан лазер җайланмасы сөйләшеп кайтты, шунда Пугачева гаҗәпләнеп: “Сез – татарлар, чыннан да икенче вакыт белән яшисез, ахрысы. Мондый бәйрәмне без кимендә 1 ел әзерлибез, ә сез 2 айда башкармакчы буласыз,” – дип шакката. Ләкин “ради спортивного интереса” дигән булып җайланманы бирә. Тагын бер мәсьәлә бар: ул да булса, кулда 1 тиен акча юк. Нишләргә?

Стадионга аренда өчен, театр артистларына, цирк артистларына, зоопарк хезмәткәрләренә (алар хайваннар белән “Ага бозар күренешендә” катнаша), ут куючыларга, пиротехникаларга һ.б., һ.б. түләргә кирәк бит.

Әлбәттә, безнең кешеләребез, беренче чиратта, иҗат белән яшәп, билет сатудан килгән аз гына акчага риза булып, хезмәт куйдылар, Аллаһының ризалыгында булсыннар.

Бәйрәм ике көндә - 25, 26 августларда гөрләп үтте. Казан шәһәре ислам рухы белән яшәде. Кыскасы, 14 мең халык стадионда бу олы тамашаның шаһиты булды. Күз алдыбызда үткән вакыйгалар киләчәккә өмет уятты, ислам дине йөрәкләрне гаскәр белән түгел, сәлам белән яулап алуын күрсәтте, шул бәйрәмдә лазер белән Сөембикә манарасына Ай сурәте куелды. Инде бүгенге көндә Алтын ай балкый, төшмәсен генә.

Бу бәйрәм хакында әле искә алучылар булыр, ләкин бер нәрсә ачык: Талгать Таҗетдин, башка бергенә гамәле булмаса да бу бәйрәм өчен шундый буталчык елда зирәклек, иман ныклыгы күрсәтте, халыкны уярып җибәрде. “Ахырзаман” дип аталган спектакль куйгач, Дамир шул заманда да әхлак нигезләре җуелган вакытта да караңгылыкны ярып, Аллаһының нурын күңелләрдә чагылдыруга өлеш керткән шәхес. Аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, урыны оҗмахта булсын.

Спектакль

Шәһри Болгарда бабаларыбызның ирекле рәвештә ислам динен кабул итеп, аның 922 елда дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелүенең 1100 еллык бәйрәме уңаеннан, Казанга күп илләрдән кунаклар килде. Аларны Рәсәйдә ислам дине үсеп киләчәге белән генә түгел, татар мәдәнияты белән таныштыру да эш планына кергән иде. Шул чараларның берсе булып, Камал театрында спеклакль карау да тора. Көне билгеләнгәч, мин Камал театры директоры Шамил Закиров әфәндегә шул көндәге спектакльны кунакларга күрсәтү мөмкинлеген белешергә килдем.

Сөйләштек, бөтенесе яхшы. Тик ул көнне “Зәңгәр шәл” спектаклен карау репертуарга кереп, аны үзгәртү мөмкин булмау ачыкланды. Бөтен дөньядан, СССРдан җыелган дин әһәлләренә нигезендә шулардан көлү яткан спектакльне күрсәтеп булмый бит инде. Нишләргә?

Киттем Талгать Таҗетдинга. Шулай мин әйтәм, ул көнне репертуарда “Зәңгәр шәл”, үзгәртеп булмый, әллә башка көңгә күчерәбезме, ә бәлки берәр концерт кына күрсәтәбезме?

- “Зәңгәр шәл” булса булсын, - ди Талгать Таҗетдин.

- Муллалардан көләләр бит анда, - дим.

- Муллалардан көләләр шул, диннән көлмиләр бит. Нәрсә муллалар әүлиямени, Алла урынына тотмагыз муллаларны. Алардан көләсе булса, көлеп, артык сикерә башласа, камчылап тору кирәк, - диде ул.

Моңа каршы сүз юк. Күрсәттек “Зәңгәр шәл”не, рәхәтләнеп карадылар чит илдән килгән кунаклар. Аларга рәхәт булгач, без дә көлә башладык.

 

Рушди

Сальман Рушди исемле бәндә кемнәрнеңдер заказын үтәпме, кемнәргәдер ярарга, якынаерга теләпме, Коръәни-Кәримне мыскыл итеп китап бастырган еллар иде. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде. Иран дәүләте рәисе Аятолла Хомәйни шәригать суды нигезендә бу бәндәне үлем җазасына хөкем итә. Шунда китте бәхес, китте гаепләүләр, теге хаклымы бумы, дөресен генә әйткәндә, сәяси уеннар башланды.

Билгеле инде, үз фикерләрен мөфтиләр әйтергә тиешләр иде: ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Ләкин мөфтиләр иң әүвәл хуҗаларына әйләнеп карыйлар. Ул вакытны СССРда – 4 мөфтият. Үзбәкстан мөфтиенең дә әйтәсе килә, әйтеп булмый, Кавказда дәрт бар дәрмән юк, бөтенесе икеле-микеле җавап бирде. Әзәрбайҗанга җил җитми. Шул ук сорауны Талгать Таҗетдиннан бер журналист: “Как Вы относитесь к Салману Тушди – который написал сатанинские стихи?” – дип сорады. Талгать Таҗетдин барган җиреннән кинәт кенә борылды да: “Как к сатане”, – дип җавап бирде һәм юлы дәвам итте, чөнки аның юлы бар иде.

 

Кол Шәриф мәчете

Кол Шәриф мәчетенең эчке бизәкләрен башкарган вакытта, күп кенә архитектура бизәлеш мәсьәләләрен чишәргә туры килде. Мәчет архитектурасында илаһи бөеклек һәм ислам диненә нигезләнгән татар халкының үзенчәлеге чагылырга тиеш иде.

Инде интерьер күренеше раслангач, мәчетнең эченә Аллаһының 99 исемен язарга кирәк, мәчетнең эчендә 99 тиндәш урын табып, шул Аллаһының 99 сыйфатын язу мәслихәт. Шул ук вакытта инде билгеләнгән архитектура бөтенлектән чыкмаска кирәк. Күпме генә тырышып карасак та уңышка ирешә, уртак фикергә килә алмагач, мәчетнең архитекторлары Искәндәр Сайфуллин, Айвар Саттаров белән киттек Уфага Талгать Таҗетдин янына.

Талгать Таҗетдин нинди гозер белән килүебезне белгәч, бөтен эшен туктатып, безнең белән алдагыбыздагы мәсьәләне чишү эшенә кереште.

Кичкә кадәр урытдык, юк булмый. Шунда Талгать Таҗетдин: “Егетләр, безнең юлыбыз дөрес түгел”, - диде.

“Безнең ниятебез мәчеткә Аллаһының сыйфатларын язу, шулаймы? Бу дөрес ният түгел, без язарга түгел, язылганны табарга тиеш. Аллаһ инде Кол Шәриф мәчетенә үзенең исемнәрен билгеләгән, аның урыны да, фикере дә бар. Безгә шул Аллаһы Тәгалә белгеләгән урыннарын табарга кирәк, әйдәгез, бүген намаз, иртән намаз укыйк, аннан хезмәт”, - дип эшебезне туктатты. Ял итеп, иртәбезне гыйбадәт белән башладык.

Һәм нинди фикергә килүебезне мәсьәләнең ничек чишелеш табуын хәзер Кол Шәриф мәчетенә килгән кеше үзе күрә ала. Тормышында иң мөһим, иң катлаулы эш ул шушы дөньяда үз урыныңны табу күңелеңә, Аллаһ билгеләгән мохиттә яшәү.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе