Хаҗга бару өчен квоталар бүленде

Россия төбәкләре арасында Хаҗга бару өчен квоталар бүленде. Квотаның иң зурысы Дагестан мөселманнарына эләкте. Алар өчен барлыгы 8000 урын бүлеп бирелгән. Быел Чечен

БӘЙЛЕ
2010 Июн 09

Россия төбәкләре арасында Хаҗга бару өчен квоталар бүленде. Квотаның иң зурысы Дагестан мөселманнарына эләкте. Алар өчен барлыгы 8000 урын бүлеп бирелгән. Быел Чечен Республикасыннан Хаҗга 3000, Ә Татарстаннан 2000 кеше барачак.

Ингушетиядән исә бераз азрак – 1500 хаҗи мөселманнар өчен Изге урыннарда булып кайтачак. Калган урыннар Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге (1000 урын), мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте (2000 урын) һәм Россия Мөфтиләр Советы (3000 урын) арасында бүленгән. Бу урыннарга Чечня, Ингушетия, Дагестан һәм Татарстан республикалары кертелми.

Сүз уңаеннан, быел Согуд Гарәпстаны тарафыннан Россия өчен бүлеп бирелгән урыннарның гомуми саны 20500не тәшкил итә. Әлеге квота 1000 мөселманга 1 урын исәбеннән туры килә. Урыннар бүленгәндә гадәттә Хаҗга беренче тапкыр баручыларга өстенлек бирелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе