Пакистанның дин эшләре буенча министры Сәет Казми MIG News мәгълүмат агентлыгына Согуд Гәрапстаны хөкүмәте Хаҗга бару бәясен 19 %ка арттырды, дип хәбәр итә. Әлеге бәягә Хаҗ салымы, Карачыдан Мәккәгә кадәр самолет, торак хакы һәм өстәмә хезмәтләр өчен түләнә торган акча кертелә.
Хаҗ бәясен арттыруның рәсми сәбәбе инфляциянең артуында, дип аңлатыла.
Карачыдан Мәккәгә оча торган рейслар 22600 согуд риалы, яки 6 мең доллар тора. Башка урыннан очканда самолет өчен түләү 23800 риал тәшкил итәчәк. Согуд Гарәпстаны Хөкүмәте хаҗиларга ярдәм йөзеннән, 900 риал күләмендә субсидия бирүне күздә тота.