Иран дәүләтенең Милли банкы хатын-кызларга гына хезмәт күрсәтә торган бүлекчә ачкан. Бу турыда Infox мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Иран икътисадында хатын-кызлар хәлиткеч роль уйный. Шуңа күрә алар да «Милли банк» хезмәтеннән файдаланырга тиеш. Мондый бүлекчә ачуның тагын бер сәбәбе: банк һәм икътисад өлкәсендә хатын-кызларга ярдәм итү», — дип хәбәр итә Хавари.
Банкның бүлекчәсе Мәшхәд шәһәрендә ачылган. Банкның барлык хезмәткәрләре өчен шәригать кануннарына туры килә торган махсус кием тектерелгән, намаз уку өчен барлык шартлар да тудырылган.