26-27 июньдә Мәскәүдә «Россия һәм Ислам дөньясы: мөселманнарның дуслыгы факторы буларак мәзхәбләрне якынайту» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкъне өйрәнү институты оештыра.
Конференцияне оештыру һәм үткәрүдә Стратегик һәм сәяси тикшеренүләр үзәге, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифеен үстерү фонды, Ислам мәдәният үзәге, «Мәдинә» нәшрият йорты, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты да катнаша.
Форум эшчәнлегенә Россия һәм чит илләрдән танылган дин, сәясәт белгечләрен җәлеп итү күздә тотыла. Конференциядә мәзхәбләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту, исламның терроризмга мөнәсәбәте, диннәр дуслыгына ирешү юллары турында бергәләп фикер алышу, проблемаларны чишү юллары турында ачыктан-ачык сөйләшү булачак, дип белдерә оештыручылар.