Россия белән Германия арасындагы Иранга каршы санкцияләр куллану мөмкинлеге турындагы килешүгә кул куелды. Бу турыда бүген РФ Президенты Дмитрий Метведев ГФР канцлеры Ангела Меркель белән очрашу нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Беркем дә санкцияләр кулланырга теләми. Кайвакыт шулай килешүләр төзеп эш итәргә туры килә», - диде Д.Медведев үз чыгышында.
Үз чыгышында Президент Иран җитәкчелеге әлеге килешүгә игътибар итәр, илдәге хәлләр уңай якка үзгәрер, дигән өметтә булуын белдерде. Соңгы арадагы халыкара килешүләр дөньяда тынычлык урнаштыруга юнәлтелгән һәм Россиянең Европа илләре белән мөнәсәбәтләре яхшыртуга йөз тоткан булуын да әйтеп үтте Медведев, дип хәбәр итә «ИТАР-ТАСС» мәгълүмат агентлыгы.