Июнь башында Архангельск өлкәсендә яшәүче мөселманнарга борынгы мәчет бинасын кайтарганнар. Мәчет бинасының тарихы 100 елдан артып китә. Мәчетнең барлык документлары Архангельски Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рим Кәлимуллинга тапшырылган. Мәчетне кабаттан мөселманнарга кайтару мәсьәләсен хәл итүдә ТР элекке Президенты Миңтимер Шәймиев һәм РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллинаның ярдәме зур булды, дип билгеләп үтә Рим әфәнде.
Әлеге бик матур бина 1905 елда иганәчеләр акчасына төзелгән булган. Мәчет бинасы хәзер «Нур Ислам» дини оешмасы карамагында. Хәзерге вакытта бинаны төзекләндерү проекты эшләнә. Көзгә мәчетне төзекләндерү эшләре өчен акча җыю башланыр дип көтелә.