ТР Мөслимәләр берлеге каршында Эшкә урнаштыру һәм хезмәткәрләр сайлау үзәге эшли башлады. «Ярдәмче» дип аталган әлеге үзәк мөслимәләргә шәригать кануннарына туры килгән эш табарга ярдәм итәчәк. Шулай ук үзләренә хезмәткәр эзләүче оешмалар да әлеге үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Әлеге үзәктә мөселманнарга үзең турында кыскача дөрес итеп язарга, эшкә алучы янында ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Мөрәҗәгать итүчеләргә психолог ярдәме күрсәтү, төрле семинарлар үткәрү дә каралган.