Англиядәге Кембридж университеты китапханәсе иң борынгылардан санала. Анда меңнәрчә сирәк китапларның төпп нөсхәсе саклана. Шушы арада университет сирәк кулъязма китапларны электрон форматка күчереп, Интернетка урнаштырачак. Әлеге китаплар арасында дөньядагы иң борынгы Коръән басмасы да бар. Сирәк китаплар исемлегенә шулай ук 1455 елда Иоганн Гутенберг бастырган беренче басма китап - Тәүрат, Исаак Ньютон язмалары һәм башка бик күп кабатланмас китаплар бар.
Әлеге фикер эшкуар Леонард Полонски ярдәме белән тормышка ашырылган. Иганәче бу максаттан 1,5 миллион фунт акча бүлеп биргән, дип хәбәр итә Утро.ru сайты.