«Татарстан Республикасында ислам» сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, күптән түгел «Ислам мәдәниятына, фәнгә һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды»ның идарә утырышы булды. Анда грантларны алучыларның активлыгы артуы билгеләп үтелде. Әйтик, 2007 елда бу хәйрия фонды тарафыннан 53 иҗтимагый мөһим проектларны тормышка ашыру өчен 11 миллион сум акча бүленеп бирелгән булса, 2008 дә шундый ук чараларга 20 миллион сумнан күбрәк акча тотылган. Узган елда исә бу сан 36 миллион сумнан артып киткән.