Оренбург мөселманнары тарихи «Хөсәения» мәдрәсәсен мөселман җәмәгатенә кайтаруны хәл итү өчен өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә ниятләп тора. Җәдиди ысул белән укыткан әлеге мәдрәсә сәүдәгәр Хөсәеновлар тарафыннан төзелә һәм 1889-1919 елларда эшли. 2009 елда «Хөсәения» мәдрәсәсе гамәлгә куелуының 120 еллыгы билгеләп үтелгән иде, 2011 елда исә киң татар җәмәгатьчелеге анда беренче дәресләр бирелә башлавының 120 еллык бәйрәмен каршы алырга әзерләнә.
1991 елда мөфти Габделбарый Хәйруллин башлангычы белән мәдрәсә эшли башлаган, әмма укулар борынгы бинада түгел, ә бәлки каланың үзәк җәмигъ мәчете комплексында үткәрелә. Бүген «Хөсәения» мәдрәсәсендә Оренбург дәүләт аграр университеты урнашкан