Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көнне Грозный каласында җәмәгать транспортында һәм шәхси таксиларда бушлай йөрү оештырылды. «Мөселманнар өчен изге бәйрәмдә шундый карар кабул иттек. Бөтен чыгымнарны да транспорт министрлыгы үз өстенә алды, – диде министр Рамзан Черхигов. Моннан кала, ата-аналарының каберләрен зиярәт кылырга теләүчеләргә «Форд» маркалы 50 микроавтобус бирелде.