Кургандагы 4нче хатын-кызлар колониясендә җәза үтүчеләр шәһәр мәчетенең имамы Зыядали Мизробов белән очраштылар. Гүзәллек әһлияләре өчен төзелгән зонада 20 мөселман хатын-кыз булуы ачыкланды. «Хөкем ителгәннәрнең гомуми саныннан күп сан түгел бу, – диде хәзрәт, – Арада төрле милләт вәкилләре – татар, казах, әзербайҗан, Кавказ халыклары хатын-кызлары бар. Күпләре исламны томанлы гына күзаллый. Арада бер чечен хатыны гына намаз укый».
Зыядали хәзрәт хөкем ителгәннәр белән исламда хатын-кызның роле турында әңгәмә үткәрде, аларга мөселман китаплары, газета-журналлары тапшырды. Мөселман хатын-кызларының ислам хакындагы күпсанлы сорауларыннан чыгып, колония җитәкчелеге аларга намаз уку өчен аерым бүлмә бирергә карар кылган.