Тәһран ФИФА Халыкара футбол федерациясенең Иран хатын-кызлар футбол командасын хиҗабтан уйнарга тыйганы өчен, төрле халыкара спорт оешмаларына ризасызлык хатлары таратты. «Хиҗаб-ислам мәдәниятенең бер өлеше һәм мөселман хатын-кызлары җәмәгать чарасында аннан башка катнаша алмыйлар», – диде IPNA агентлыгына Иран милли олимпия комитеты генераль секретаре Баһрам Афшарзадәх. Быелның август аенда Сингапурда Яшьләрнең олимпия уеннары уздырылуы көтелә.