Милли гимн яңгыраганда аягүрә басарга баш тартудан чыккан низагтан соң, халыкара гаммәви матбугат чаралары күзе кырыннан югалган атаклы баскетболчы Мәхмүт Габдер-Рәүфнең (исламга кадәр – Крис Джексон) Япониядә уйнавы һәм хәзер дә ислам динен тотуы мәгълүм булды. 1996 елда NBAның иң яхшы уенчыларының берсе Габдер Рәүф гимн уйнаганда басмавын дини карашларына каршы килүе белән аңлатты. Соңрак ул, аягына басса да, гимн сүзләрен кабатлыйсы урынына, дога укып торганын белдерде. Моның өчен ул күп авырлыклар күрде, NBA дан куылды. Әмма спортчы барыбер диненнән ваз кичмәде.