Татарстан милиционерлары комарлы уен яратучыларга киртә арты киртә корып тора. Узган айда шундый максат белән бөтен республика буенча «Уен салоннары» исеме белән оператив-профилактик операция үткәрелде. Операция вакытында 359 комарлы уен салонының эше туктатылды, алардан 26 млн. сумлык, 4 мең берәмлеккә якын төрле уен җиһазы алынды, салон җитәкчеләренә һәм шундый уен оештыручыларга административ хокук бозу хакында 321 беркетмә тутырылды, 6 җинаять эше кузгатылды