Шушы көннәрдә «Сөләйман» мәчетенең Сукырлар китапханәсендәге принтерда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиулла тарафыннан эшләнгән «Ислам гакыйдәсе» («Иман нигезләре») Брайльчә басылып чыкты.
Татарстан мөфтие тарафыннан расланган 2 томлы китапның проект җитәкчесе - Диния нәзарәтендәге Хәйрия фондының бүлек житәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Брайль буенча мөхәррире - Илгизәр хаҗи Хәмидуллин, басмага әзерләүче – Ренат Мифтахетдинов.
Шунысы игътибарга лаек: «Ярдәм» милли ислам фонды тарафыннан дөньяга чыгарылган бу җыентык Сукырлар китапханәсендә әгъза булып торучыларга бушлай таратыла. Ә бу китапханәгә әгъза булып керү өчен «Сөләйман» мәчетенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.