Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин ислам үзәкләренә тоткындагы мөселманнар белән системалы эш алып баруны активлаштырырга кирәк дип саный.
«Тоткын мөселманнарны бай рухи халәттә яшәтү – безнең алга куелган бурычларның берсе. Авыр вакытларында без диндәшләребезне язмыш белән ялгыз калдырырга хакыбыз юк», – диде ул Россия Мөфтиләр Шурасы һәм Федераль Җинаять башкару идарәсе белән килешүгә кул куйган вакытта