27 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән Татарстан мөселманнарының IV корылтае да инде тарихта калды. Әмма аннан алган тәэсирләр тиз генә онытылмас, әле шактый озакка барыр.
Дөресен әйтим, бу корылтайда мин элеккесендәге сыман оятымнан нишләргә дә белмичә, карашымны аяк астына текәп утырмадым. Киресенчә, җөмһүриятебезнең дин әһелләре белән горурланып, сәхнәгә туры карап, кинәнеп утырдым. Ниһаять, без үзара талашуларны туктатып, Россия мөселманнарының берләшү мәсьәләсен чишә башлау югарылыгына күтәрелдек! Ә монысы минем өчен иң мөһиме иде.
Әйе, Аллага шөкер, корылтай бик тыныч үтте. Дини мәҗлесне алып баручы Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Мин телевизордан нәрсә күрсәтербез инде дип борчылучы журналистларны жәлләп торам», – дип әйтеп куйды. Хәер, корылтайлардан кызык һәм кәмит эзләүчеләр бер журналистлар гына түгел иде бугай. Балконда минем янда утыручы бер районның имам хатибы: «Бер генә кандидаттан нинди сайлау булсын инде ул!» – дип көрсенеп куйды. Шәхсән үземнең фикерем шундый: башка кешенең мөфти булып сайланмаячагын белә торып, нигә кәмит уйнап маташырга! Узган корылтайдагы мондый уен вакытында авызыбыз пеште ләбаса. Аннары мөфти Госман хәзрәт Исхакый алай ук өлкән кеше дә түгел, быел аңа, Аллаһы боерса, 53 яшь тула. Ә бит патша заманында Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов 60 яшендә мөфти итеп билгеләнгән. Габделвахит хәзрәт Сөләйманов мондый югары вазифага тагын да өлкәнрәк яшьтә – 64тә ия булган. Ә Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилевны 70 яшендә мөфти итеп билгеләгәннәр. Патша махсус рәвештә мөфти итеп өлкәннәрне куйгандыр дип уйлаучылар өчен: Мөхәммәдсафа хәзрәт Баязитов 30 яшендә үк мөфти дәрәҗәсен алуга ирешә.
IV корылтайда Татарстан Президентының катнашуы бу мәҗлескә үзгә бер җитдилек бирде, аңа эшлекле төсмер өстәде. Алай гына да түгел, Минтимер Шәрип улы Шәймиев Диния нәзарәтенең киләсе 4 елына хәрәкәт итү юнәлешен билгеләде, хәтта эш планын төзеп бирде шикелле. «Мәгълүм булганча, татарларда берничә гасыр эчендә хәнәфи мәзһәбе нигезендә ислам диненең зирәк моделе эшләнгән... Башка юнәлешләр, зарарлы агымнар өчен Татарстан мәчетләренең ишеге ябык булырга тиеш. Чөнки Диния нәзарәте Уставында хәнәфи мәзһәбенең Татарстан мөселманнары өчен бердәнбер хак юнәлеш икәнлеге ап-ачык язылган. Бу мәсьәләдә безнең руханилар үз карарларында нык торырга һәм уяу булырга тиеш. Бүген сайланачак Диния нәзарәте алдагы дүрт елны шушы хәлиткеч бурычны үтәүгә багышлар дип уйлыйм», – диде Татарстан Президенты. Аннары М.Шәймиев дин әһелләрен битараф булмаска, читтән генә күзәтеп тормаска, активлык күрсәтергә чакырды. Россия Ислам университетында, мәдрәсәләрдә мөселман яшьләрен укыту мәсьәләләре дә борчый Президентны. «Республикада мәдрәсәләрнең инде 20 ел эшләп килүенә карамастан, Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, бүген бездәге дини оешмалар белемле имамнар белән бары тик 15-20 процентка гына тәэмин ителгән. Без ул мәдрәсәләрдә кадрларны кем өчен әзерлибез соң?» – дип сорау куйды Илбашы. Аннары бездә укыган имамнарны үзебездә калдыру максатыннан эзлекле, нәтиҗәле эш алып барырга кирәклегенә басым ясады.
Бу эштә дин әһелләренә хакимият башлыклары хөкүмәт органнары белән бергәләп ярдәм итәргә тиешләр, дип белдерде М.Шәймиев. «Вакыф» фонды тирәсендәге хәлне дә төзәтергә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта аны гамәлгә куючыларның барысы да шәхси затлар. Ә бит болай булмаска тиеш.
Фонд Диния нәзарәте күзәтчелегендә һәм бөтен мөселман өммәтенә эшләргә тиеш. Берөзлексез аңлату эшләре алып барырга, мөселманнарның ышанычын казанырга, иганә җыярга, инвестицияләр кертергә һәм иң мөһиме – җыелган акчаны ничек һәм нәрсәгә тотылганын ачыктан-ачык күрсәтеп барырга кирәк. Һәрбер мөселман бу турыда төгәл мәгълүмат алырга тиеш», – дип дәвам итте докладчы.
«Кызганычка каршы, күрсәтелгән ярдәм һәрвакытта да уңай нәтиҗәләргә китерми шул. Мәсәлән, Казанда Татарстан Диния нәзарәтенә бушлай файдалану өчен бирелгән җирләрнең хәтта өчтән бере дә гамәлдә түгел. Казан шәһәр хакимияте тарафыннан 42 бина тапшырылган, шуның 19ы бөтенләй файдаланылмый. Бер генә мисал китерәм. 2006 ел башында Диния нәзарәтенә балалар йорты оештыру өчен тарихи йорт бинасы бирелгән иде. Аның буенча да әле эшләр башкарылмаган». Президентның бу сүзләрендә дә уйланырлык нәрсә бар. Аннары М. Шәймиев Болгар тирәсендәге ыгы-зыгыларга, кайбер йолаларыбызга үзенең мөнәсәбәтен белдерде. «Татарларда кеше вафат булгач, аның өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр. Монда гаеп итәрлек ни бар? Бу йола исламга һич каршы килми... Берәүләр Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белән инде 20 ел Болгарга баруны оештыра. Ә башка берәүләр исә бу гамәлнең дөресме-түгелме икәнен тикшереп, моңа каршы дәлилләр эзли. Бу мәсьәләдә бездә төгәл, бердәм позиция булырга тиеш. Болгар – безнең өчен рухи чишмә ул... Болгар – безнең өчен дәүләтчелегебез башлангычы, ә инде тирәнрәк мәгънәдә – хәзерге заман татар цивилизациясе туган урын. Милләттәшләр Болгарга килеп, үз тарихларын өйрәнәләр, заманында иң камил цивилизация тудырган ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтәләр, каберләренә зиярәт кылалар. Моның нәрсәсе дөрес булмаска тиеш? Үз тарихыңа һәм ата-бабаларыңа ихтирам күрсәтү игелекле гамәл түгелмени?» – дип Президентыбыз бу мәсьәләгә дә нокта куйды. Һәм ул быел бик яхшылап әзерләнеп, Үзәк Диния нәзарәте белән бергәләп, ислам дине кабул ителүнең чираттагы бәйрәмен зурлап, югары дәрәҗәдә үткәрергә ниятләүләрен әйтте.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның чыгышы да мәгълүматларга бай итеп, җитди рәвештә әзерләнгән, үзләренең эшчәнлегенә тәнкыйди караш белән сугарылган иде. Доклад соңгы 4 елны гына түгел, ике дистә елны эченә алган. Анда Татарстанда милләтара һәм динара татулыкны ныгыту өчен күп көч куелуы, бу изге гамәлгә Президент Минтимер Шәймиевнең акыллы киңәшләре, игелекле эшләре ярдәмендә ирешелүе әйтелә. «Казанны хәтта Россиянең «Мөселман мәркәзе» дип тә атый башладылар... Әлбәттә, моның өчен җирлек бар. Соңгы елларда Татарстанда мөселман темасы буенча күп кенә чаралар уздырылды. Мәсәлән, «Алтын Мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивале, Ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты... һәм башкалар. Әлбәттә, әлеге истәлекле вакыйгаларның әһәмияте искиткеч зур. Шулай да, тел очына бер сорау килә. Казан шәһәренә мөселман үзәге дигән статусны беркетү өчен шушылар гына җитә микән? Юктыр, мөгаен», – диде Госман хәзрәт. Аннары мөфти: «Үзебезнең махсус мөселман телевидениесен һәм радиосын булдырырга кирәк», – дигән тәкъдимен кертте, моны РФ Президенты Д. Медведевның да хуплавын әйтеп узды.
Россиядәге өч мөселман үзәген берләштерүгә дә үзенең фикерен белдерде Госман хәзрәт. «Әлеге берләшү идеясе никадәр гади булып тоелса, аны тормышка ашыру шулкадәр катлаулы. Шигебез юк, Россия мөселманнарына берләшергә кирәк... Минем фикеремчә, өч зур мөселман оешмасын берләштерү цивилизацияле төстә башкарылырга тиеш», – диде ул һәм бу хактагы карарның бергәләп киңәшкәннән соң кабул ителергә тиешлегенә басым ясады. Мөфтиенең чыгышында татар теленең бетә баруына борчылу да, аны сакларга, камилләштерергә кирәк булуы, халкыбызның рухи кыйммәтләрен кайтаруга багышланган такъдимнәре дә, 2013 елгы Универсиадага мөселманнарның үз өлешен кертә алуы да, Иске Татар бистәсенең язмышы да, безгә үзебезнең хәнәфи мәзһәбеннән читкә тайпылырга ярамавы да, яшь буынны дини рухта тәрбия кылу мәсьәләләре дә һәм, әлбәттә, дини белем бирү, зыялы мөселманнарны барлыкка китерү дә чагылыш тапкан иде.
Аннары корылтай уңаеннан котлау өчен сүз Мәскәүдән килгән кунакка – Россия Президенты администрациясенең баш киңәшчесе Алексей Гришинга бирелде. Ул Татарстан мөселманнарының шактый катлаулы мәсьәләләрне уңышлы хәл итүләрен бәян кылды. Алексей Алексеевич Россия мөселманнарының берләшү темасына да кагылып узды һәм бу чараны ил җитәкчелегенең хуплавын белдерде.
Россия Мөфтиләр Шурасының рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин үзенең ачык, аңлаешле, көчле тавышы белән залда утыручыларны әсир итте. Ул Казанда Россия Ислам университетын оештырган вакытта Татарстан Президенты Минтимир Шәймиев белән киңәшләшеп эшләвен, Илбашына моның өчен рәхмәтле булуын әйтте. Аннары Равил хәзрәт Татарстан Президентына: «Россиядә мөселманнарның телеканалын булдыруда да үз өлешегезне кертсәгез иде. Соңрак, берничә еллар узгач, без аның нәтиҗәләрен күреп, тагын да сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерер идек», – дип мөрәҗәгать итте. Равил хәзрәт Татарстан мөфтиенең доклады тулы, кызыксындыргыч һәм мәгълүматлы дип билгелеп узды. Равил хәзрәт мөселман үзәкләренең берләшү мәсьәләсенә дә үзенең фикерен әйтте. «Безнең барыбызның да бүген мөстәкыйль дини идарәләребез бар. Без киләчәктә дә шулай таркау килеш эшебезне дәвам итә алачакбыз. Бүген Россиядәге һәм чит илләрдәге рус чиркәүләре әһелләре берләшә, Әгәр Аллаһы Раббыбызның безне берләштерергә теләге бар икән, ул, һичшиксез, булачак. Ләкин аны ясалма рәвештә булдырып булмый. Координацион, факультатив үзәкләр – алар безнең үткәнебез. Әгәр без бу этапта инде бер нәрсә дә эшли алмыйбыз дип әйтәбез икән, әйдәгез, яңадан 20 ел көтик. Бәлки аннары картлар киткәч, яшьләр килер. Бездән соң бәлки алар берләшерләр. Ләкин Аллаһ хозурына кайткач, бердәмлегегезгә кемнәр каршы чыкты дигән сорауга алар үзләре җавап бирер», – диде Равил хәзрәт ачынып.
Равил хәзрәттән соң корылтай делегатларын, кунакларны Үзәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин котлады. «12 ел азмы, күпме дигәндә, Пәйгамбәребез балаларны 7 яшендә намазга өйрәтергә кушты, ә инде 10 яшендә мәҗбүр итеп укытыгыз, диде. Шуннан чыгып әйтә алабыз, Аллага шөкер, Татарстан мөселманнары аякка басты, ныгыды. Киләчәктә сезгә тагын да җитдирәк, тагын да тырышыбрак хезмәт кылырга Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә насыйп әйләсен», – диде Тәлгат хәзрәт. Ә инде өч мөселман үзәген берләштерү мәсьәләсе хакында Тәлгат хәзрәт: «Бер өстәлгә утырыйк та киңәшик. Исемен дә бергәләп хәл итәрбез. Берләшсәк, һичшиксез, Раббыбыз эшебезгә көч-куәт бирәчәк», – дип үз фикерен белдерде.
Корылтайда Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бәрдыев тә берләшүгә каршы түгеллеген бәян кылды. Аннары ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә Төньяк Кавказ мөселманнарының иң зур бүләген – «Өммәт алдындагы хезмәтләре өчен» дигән беренче дәрәҗә орденын тапшырды. Исмәгыйль хәзрәтнең Татарстан мөфтиенә дә бүләге бар икән. Ул Госман хәзрәт Исхакыйга шул ук орденның икенче дәрәҗәлесен тапшырганда Бохарада уку чорында Госман хәзрәтнең шәкерте булуын да әйтеп узды.
Госман хәзрәт Исхакый исә үз чиратында Татарстан Президентына Диния нәзарәтенең «Мәрхәмәт» орденын тапшырды. Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында: «Бүген минем адреска күп кенә рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Мин моны чын күңелдән кабул итәм һәм сезгә рәхмәтләремне белдерәм. Үзегезгә дә исәнлек-саулык телим, халкыбызга тагын да тырышыбрак хезмәт итәргә язсын», – диде.
Корылтай делегатлары дүртенче тапкыр инде Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйга ышыныч белдерделәр һәм аны тагын 4 елга бертавыштан мөфти итеп сайладылар. Делегатларга рәхмәтләрен белдергәннән соң, мөфти Баш казый вазифасына – Җәлил хәзрәт Фазлыевны, беренче урынбасарга «Болгар» мәчетенең имам хатибы, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Илдус хәзрәт Фәизне тәкъдим итте. Делегатлар аларга да бертавыштан ышаныч белдерделәр. Мөфти хәзрәтләре үзенең йомгаклау сүзендә: «Президентыбыз барыбызны да борчый торган мәсьәләләрне ачып салды. Хаталану адәм баласына хас күренеш. Без Сезнең киңәшләрне, тәкъдимнәрне кабул итәбез. Әгәр сәяси хаталар җибәргән булсак, зинһар, гафу итүегезне үтенәм. Без гамәлләребезне динебез һәм өммәтебезне алга җибәрү өчен дип кылдык», – диде. Ә Баш казый Җәлил хәзрәт: «Күңелдә – Аллаһ, максат – өммәткә хезмәт булырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады.
Минем фикеремчә, дүртенче корылтай Татарстан мөфтиен сайлаудан бигрәк, өч дини үзәкне берләштерүдә бер адым алга китү булды. Мөселманнар тарихына да ул шулай булып кереп калыр, мөгаен.