Кичә Казан Ратушасы бинасында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Чарада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты.
«Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн. Ратушаның бу күркәм залында төрле чаралар уздыру өчен еш җыелышабыз, ә елга бер тапкыр Язның беренче бәйрәме — 8 Март алдыннан очрашу икеләтә куанычлы. Сезне сәламләвемә ихлас күңелдән шатмын», — дип, Илсур Метшин бүгенге тантанага килгән Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән хатын-кыз табиблар, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләрен, күп балалы аналарны, хезмәт ветераннарын кайнар сәламләде.
«Тормышка башлангычны хатын-кыз бирә, хатын-кызда гына гүзәллек, нәфислек, ягымлылык, йомшаклык, шул ук вакытта кыюлык, тәвәкәллек, акыллылык, сабырлык кебек сыйфатлар бергә үрелеп бара. Хатын-кыз гомер юлдашы, безгә ир-атларга ныклы терәк, без сезнең өчен яшәргә тырышабыз. Бүген миңа Казанның барлык ир-атлары исеменнән Сезне шушы күркәм бәйрәм белән тәбрикләү форсаты бирелүенә бик шатмын. Рәхмәт Сезгә гүзәл затларыбыз!», — дип белдерде мэр. «Бүген бу залга хатын-кызларның иң лаеклылары чакырылды. Сез һәммәгез дә мәхәббәткә, ихтирамга, сезнең белән горурлык хисләренә лаеклы. Ел саен без «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» шәһәр конкурсына йомгак ясыйбыз һәм елдан-ел җиңүчеләрне билгеләү гаять авырлаша, чөнки миллион халкы булган шәһәрдә берничә хатын-кызны гына җиңүче итеп тану катлаулы бурыч», — дип ассызыклый Илсур Метшин.
«Хатын-кыз — ана» номинациясендә 1 нче трамвай депосының 1 нче класслы трамвай йөртүчесе, 5 бала анасы Миләүшә Зәйнуллина җиңү яулаган. «Хатын-кыз — лидер, җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә җиңү бәхете «Мамы Казани» республика иҗтимагый хәйрия оешмасы президенты Анна Федоровага елмайган. «Язмышым — һөнәрем» номинациясендә «Казан-Оргсинтез» ААҖ үзәк лабораториясе башлыгы Елена Бобрешовага тиңнәр табылмаган. «Хатын-кыз — сыйныф җитәкчесе» номинациясендә җиңүгә Мәскәү районы 94 нче гимназиядә математика укытучысы, сыйныф җитәкчесе Ольга Сырова ирешкән. «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче итеп В. Аксенов дом-музее директоры Ирина Аксенова һәм «Әкият» курчак театры актриса-кукловоды Наталия Егорова танылган. «Өченче буын героинясы» номинациясендә җиңүче итеп «Озарение-Нур» ветераннар ансамбленең сәнгать җитәкчесе 80 яшьлек пенсионер ханым Эльвира Бачерикова билгеләнгән. «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә җиңүгә инвалидларның физкультура-спорт оешмасы берлеге инструкторы Ирина Полякова лаек булган. «Аеруча танылу» номинациясендә «2 нче шәһәр балалар сырхауханәсе» участок педиатры, «Минем яраткан балалар табибы» шәһәр конкурсы җиңүчесе Фирдәвес Сабирҗанова җиңүгә лаек булган. «Изге йөрәкле ир-егет» номинациясендә Киров районы «Трамп» балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсиясе станциясе» өстәмә белем бирү учреждениесе педагогы Руслан Хрусталев җиңү яулаган. «Ир-егет — лидер» номинациясендә «Казан дәүләт дары заводы» казна предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниатовка җиңү тәтегән.
Конкурс җиңүчеләрен бүләкләүдән тыш, бер төркем хатын-кызга шәһәр бүләкләре тапшырылды. РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева һәм 39 нчы гимназия директоры Галина Нәҗипова Казанның Мактау Китабына кертелде. Йөзү буенча «Дельта» олимпия резервының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Светлана Чепик һәм АТП-2 баш хисапчысы Ирина Корепова 1 нче дәрәҗәле «Казан үсеше өчен хезмәт һәм фидакарьлек» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 54 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хәйруллина, 7 нче балалар сырхауханәсе баш табибы урынбасары Ольга Бондарева, Яңа-Савин районы Эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Надежда Ширкова Казан шәһәренең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Республика клиник хастаханәсе фәнни-тикшеренү бүлегенең кече фәнни хезмәткәре, «Семейный дом» проекты координаторы Валентина Дербышевага Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүләкләү шәһәрнең их яхшы иҗат коллективлары катнашындагы җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды. Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиковның хәләл җефете Гүзәл ханымга (3 бала анасы) һәм мэр Илсур Метшинның хәләл җефете Гөлнара ханымга (4 бала анасы) махсус чыгышлар багышланды дип хәбәр итте "Татар-информ".