5 мартта Төркия Җөмһүриятенең Дини эшләр идарәсе чакыруы буенча Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизев җитәкчелегендәге рәсми делегация Әнкара шәһәренә килде. Эшлекле сәфәрдә шулай ук ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин да катнаша.
Очрашу барышында төрек кардәшләр Төркиянең Дини эшләр идарәсе бүлекчәләре белән таныштырдылар һәм мөселман учреждениеләре арасында тәҗрибә уртаклашу буенча фикер алыштылар дип хәбәр итте "Думрт.ру".