Казан Ислам көллиятенең тулай торагын төзүгә әзерлек эшләре башланды

Билгеле булганча, быел «Әл-Мәрҗани» мәчете комплексында Казан Ислам көллиятенең тулай торагы төзелеп, файдалануга тапшырылыр, дип көтелә. Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур

БӘЙЛЕ
2012 Мар 06

Билгеле булганча, быел «Әл-Мәрҗани» мәчете комплексында Казан Ислам көллиятенең тулай торагы төзелеп, файдалануга тапшырылыр, дип көтелә. Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең сүзләренчә, тулай торакны төзүгә әзерлек эшләре башланган инде. Хәзерге вакытта аның проекты да әзерләнеп килә.

Казандагы «Әл-Мәрҗани» мәчетенең имам-хатибы Илфар хәзрәт Хәсәневнең сүзләренчә, Иске Татар бистәсендәге бу комплекста шәкертләр 3 ел буена белем ала торган Казан Ислам көллияте эшләп килә. Биредә Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек җыелган студентлар ислам динен үзләштерә. Аларның күбесе мөфтиләрнең юлламалары нигезендә Татарстан башкаласына килеп, тырышып гыйлем алгач, үз төбәкләренә кайтып, имам, яисә мөгаллим, остаз вазифаларын үтиләр. Казан Ислам көллиятенең мөселманнар арасында абруе, дәрәҗәсе зур, шуңа күрә дә анда белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта бара.

Менә шуңа күрә дә үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре төзеткән Казан Ислам көлиятендә белем алучы шәкертләргә бүгенге көндә тору өчен урын җитми. Ни кызганыч, биредәге студентлар «Әл-Мәрҗани» мәчетенең идән астында (подвалда) яшәргә мәҗбүр.

«Ә бу исә көчле сәнәгате, дәүләтчелеге булган җөмһүриятебезгә һич тә килешә торган күренеш түгел, чит төбәкләрдән килгән шәкертләрне идән астына төшерү безне бизәми. Аллаһының рәхмәте белән, без игелек, изгелек кылырга омтылучыларга шуны белдерәбез: быел шәкертләребез, аларга дәрес бирүче мөгаллимнәргә тулай торак төзергә ниятлибез. Аллаһының барлыгына, берлегенә инанган кардәшләребез шушы изге эштә безгә кулларыннан килгәнчә булышырга уйласалар, аларның бу гамәлләрен кабул итәргә әзербез»,-диде Илфар хәзрәт Хәсәнев.

Аннары Илфар хәзрәт: "Адресыбыз һәм исәп счетларыбыз мондый: 420021, г. Казань, ул.К.Насыри, д.17, тел/факс: 293-00-35, 293-81-50;

Р/с 40703810200020005069 в ОАО «Ак Барс» Банк г.Казани

ИНН/КПП 1654026305/165501001, к/с 30101810000000000805, БИК 049205805

Алдан ук сезгә рәхмәтләребезне әйтеп, изге догада калабыз",-дип тә өстәде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе