Мәчет төзелешенә 1 миллионнан артык акча җыелды

Түбән Каманың Гагарин урамында яңа мәчет салу өчен «Бер айда — миллион» дигән акча җыю чарасы уңышлы төгәлләнде. 2012 елның 1 февраленнән 1 мартка кадәр

БӘЙЛЕ
2012 Мар 05

Түбән Каманың Гагарин урамында яңа мәчет салу өчен «Бер айда — миллион» дигән акча җыю чарасы уңышлы төгәлләнде. 2012 елның 1 февраленнән 1 мартка кадәр биредә 1076000 сум акча җыелды.

Өченче мәхәлләдәге гыйбадәтханәне төзү өчен мондый хисап үткәрелде: әгәр 1000 кеше изге максатларда 1 мең сум акча бирсә, 1 миллион тәңкә җыела. Тик февральдәге акциядә 800 кеше генә катнашып, кайберәүләр аннан баш тартты. Өченче мәхәллә халкына өстәмә рәвештә тагын акча җыярга туры килде. Взносны кешеләрнең төрлесе төрле күләмдә тапшырды.

Бу изге гамәлне Хөснелгата бабай Шаракаев башлап җибәрде. Хөснелгата бабабайның кулы җиңел булды.Ул 3 гаиләдән алып килгән 3 мең сумнан соң хәер акчалары җыелырга кереште.

Бу чараның соңгы көнендә — 29 февральдә тартмаларны ачып, акчаларны саный башлаганда, бер әби килеп, үзенең бу эштә катнашырга өлгермәгәне өчен үкенү хисләре белдерергә керешкән иде. Ул 3 мең сум алып килгән. Аңа әлеге чараның тәмамлануы — ул әле яңа мәчеткә булышуның төгәлләнүе түгел дип аңлатырга туры килде. Ник дигәндә, яңа гыйбадәтханә әле төзелә генә. Биредә изге гамәлне башкару өчен һәркемгә дә эш җитәчәк. Моның әҗер савабы да акча бирүдән ким булмаячак.

Госман КАДЫЙРОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе