Дмитрий Медведев россиялеләрне сайлауларда катнашырга чакырды

«Безнең киләчәгебез һәркайсыбызга бәйле», — дип ассызыклый дәүләт башлыгы. Бүген иртән ил Президентының рәсми сайтында дәүләт башлыгының

БӘЙЛЕ
2012 Мар 02

«Безнең киләчәгебез һәркайсыбызга бәйле», — дип ассызыклый дәүләт башлыгы.

Бүген иртән ил Президентының рәсми сайтында дәүләт башлыгының видеомөрәҗәгате дөнья күрде. Алга таба Дмитрий Медведев мөрәҗәгатенең тулы тексты китерелә.

Хөрмәтле Россия гражданнары!

Якшәмбе көнне, 4 мартта, Россия Президентын сайлаулар узачак. Конституция нигезендә, дәүләт башлыгы гомуми һәм турыдан-туры тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланачак. Балигъ булган һәр граждан Президент вазифасында күрергә теләгән кандидат өчен тавыш бирү хокукына һәм мөмкинлегенә ия.

Безнең барыбыз да тормышның яхшы якка үзгәрүен тели: үз шәһәребездә, авылыбызда без дәүләтебезнең демократик һәм чәчәк атучы ил булуына, ә кешеләрнең лаеклы һәм имин тормышта яшәвенә омтылабыз. Безнең барыбызга да тәртип һәм гаделлек, кеше хокуклары һәм ирекләренең тайпылышсыз үтәлүе кирәк.

Быелгы сайлау кампаниясе югары гражданлык активлыгы шартларында узды. Ул Россия җәмгыятенең хакимияткә карата үз таләпләрен төгәл формалаштыруын күрсәтте. Бу гражданнарыбыз киләчәгебезнең алда торган сайлауларга бәйле икәнлеген аңлый дигән сүз. Федераль Җыенга минем тарафтан тәкъдим ителгән Юлламадагы сәяси реформа нәтиҗәләре гражданнарга дәүләт белән идарә итүдә активрак катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия Президенты дәүләт башлыгы санала. Аңа Конституция нигезендә киң вәкаләтләр бирелгән. Бу киеренке һәм бик тә җаваплы эш. Булачак Президент аны нәтиҗәле башкарырга сәләтле булырга: икътисади үсеш юлын дәвам итәргә, илебез гражданнарының имин тормышы өчен барысын да эшләргә, илебезнең оборона сәләтен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, аның дөнья күләмендәге абруен расларга тиеш.

Президент эшчәнлеге өчен гражданнарның ышанычы һәм ярдәме бик тә мөһим, мин моңа үзем дә күп мәртәбәләр инандым. Бары тик сез, сайлаучылар, кайсы кандидатның сезнең тавышка лаек икәнлеген хәл итә аласыз.

4 мартта без илебезнең алдагы елларда нинди юл белән китәчәген бергәләп билгеләргә тиешбез. Безнең киләчәгебез һәркайсыбызга бәйле. Сайлауларга килегез һәм тавыш бирегез.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе