Казахстанда мәчетне талаганнар

Казахстан телеканалы хәбәрчесе мәгълүматына караганда, Актүбә үзәк мәчете каравылчысы мәхәллә халкының сәдакасын урлаган. 37 яшьлек ир сейфтан 270 мең

БӘЙЛЕ
2012 Мар 02

Казахстан телеканалы хәбәрчесе мәгълүматына караганда, Актүбә үзәк мәчете каравылчысы мәхәллә халкының сәдакасын урлаган.

37 яшьлек ир сейфтан 270 мең тәңкә акчаны ала. Дөрес, ул аны туздырырга өлгерми, полиция хезмәткәрләре тоткарлый үзен.

Каравылчыны яллаган имамнар аңа гыйбадәтханәдә яшәргә рөхсәт итә. Төнлә каравылчыны бинада бикләп калдыралар, ә ачкычны үзләре белән алалар. Җинаять кылган төндә ир заты форточка аша чыгып кача. Әмма озак йөрергә туры килми аңа, хокук чакчылары эләктерә үзен.

Имамнарның фикеренчә, каравылчы психик яктан сәламәт түгел. «Бу — шайтан эше. Аңа җен кергән. Психик яктан авыру ул. Андый бәндәләрнең яз көнендә өянәге кузгала»,-дигән бер имам.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе