Республика конкурсына өч номинация буенча нәтиҗә ясалды.
Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы һәм авыл хуҗалыгы кооперативы» номинацияләре буенча узган республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырды.
Игенчеләр сараенда узган бүләкләү тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда авыл халкының эшчәнлек активлыгы туктаусыз үсә, биредә уңай динамика күзәтелә. Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча Республика программасы эзлекле үсеш кичерә. Алга таба аның перспективалары тагын да артачак, дип саный ул.
Программага ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте тарафыннан ярдәм күрсәтелә, дип ассызыклады парламент башлыгы.
Ф.Мөхәммәтшин авыл халкының эшчәнлек активлыгының, 2010 елдагы корылык аларга җитди сынау булса да, тәгаен нәтиҗәләрен бирә башлавына игътибар юнәлтте. Крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның элеккеге үсеш дәрәҗәсен саллы дәүләт ярдәме хисабына саклап калуга ирешелде, дип саный Ф.Мөхәммәтшин.
Парламент спикеры фикеренчә, әлеге программаның төп максаты авыл халкын эш белән тәэмин итү белән бергә, Татарстан авылларында элеккеге яшәү рәвешен һәм менталитетны саклап калу. Авылда халыкның күпмилләтле төркемнәре бергәләп яшәвен, шуның белән бергә әлеге халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау да зур әһәмияткә ия.
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чарада катнашучыларны язның беренче көне белән котлады. Ул авылдагы тормыш тәртибен саклаганнары өчен авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт белдерде.
М.Әхмәтов республика конкурсында җиңүчеләргә (алар барлыгы 110) эшләренең уңышлы баруын, яхшы керем алуларын һәм байлыклары артуын теләде. Ф.Мөхәммәтшин һәм М.Әхмәтов бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырды дип хәбәр итте «Татар-информ».