«Мөхәммәдия»дә ачык дәрес уздырылды

Кичә «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә гарәп сөйләмә теле — тәгъбир буенча ачык дәрес үтте. Дәрестә ТР МДН уку-укыту бүлеге

БӘЙЛЕ
2012 Мар 01

Кичә «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә гарәп сөйләмә теле — тәгъбир буенча ачык дәрес үтте. Дәрестә ТР МДН уку-укыту бүлеге белгечләре, РИУ һәм «Мөхәммәдия» мөгаллимнәре катнашты. Әлеге ачык дәрес II курс шәкертләре өчен әзерләнгән. Ул тулысынча гарәп телендә алып барылды, аңлашылмаган сүзләргә тәрҗемә ясалмады, ә әңгәмә барышында мәгънәләренә төшендерелде.

Чакырылган белгечләр укыту методикасын, материаллар кулланылышын, укучыларның катнашуларын уңай бәяләделәр. Студентлар зур активлык күрсәтте. Гарәп теле мөгаллимәсе Илсөя Хайбетдинова дәресләрне еш кына студентларны кызыксындырган темалар буенча оештыра.

Шулай итеп, Казанның мөселман уку йортларында ачык дәресләр циклы шуның белән тәмамланды. Тиздән республиканың уку йортларында дәресләр башланачак.

Чыганак: "Думрт.ру"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе