Вашингтон Медицина көллияте галимнәре пакетлардагы чәй кеше сәламәтлеге өчен зыянлы дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Пакетлардагы чәйдә фторид дигән матдәләр күп, ә алар билгеле бер күләмдә сәламәтлек өчен зарарлы булып санала.
Галимнәр инде фторидның чәй яфракларына ни рәвешле тупланганлыгын тикшергәннәр. Фторид яфракка су һәм туфрак аша үтеп керә. Хәзер галимнәр фторид катнашмасының күләме чәйне җыю вакытыннан һәм дә аның сортыннан торамы, юкмы икәнлеген тикшерә.
Ничек кенә булмасын, Америка галимнәре ялкауланмаска, чәйне барлык кагыйдәләрен үтәп яисә чәйнектә пешерергә чакыра.