Күпләр «Кол Шәриф» исемендәге мәчетнең Казанда гына булмавын белмидер дә әле. Шушы ук исемдәге гыйбадәтханә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районындагы Иске Колшәриф авылында да бар.
Иске Колшәриф авылындагы мәчет 1883 елда төзелгән. Киләсе 2013 елда авыл халкы бу гыйбадәтханәнең 130 еллыгын билгеләп узарга җыена. Җомга намазлары һәм гаетләрдә мәчет намаз укучылар белән тулы була.
«Кол Шәриф» мәчетенең имамы Мөхәммәт хәзрәт Гаделгәрәев инде берничә дистә еллар буена бу мәхәлләнең рухи җитәкчесе булып тора. Аңа күптән түгел 83 яшь тулды, дип хәбәр итте Россия мөселманнарының берләштерелгән Ислам үзәге оешмасы хезмәткәре.